Дарья апага 103 яшь тулды
Бүген Иске Карабаян авылында яшәүче Дарья Арсентьева Максимовна үзенең туган көнен билгеләп узды.
Аңа 103 яшь тулды. Юбилярны якыннары һәм район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Гомере буе туган ягында хезмәт итә ул. Авыр сугыш елларында урман кисә. Бүген якыннары тәрбиясендә бәхетле, тыныч картлык кичерүче Дарья апа турында "Теләче" газетасыннан таныша аласыз.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев