Дәүләт имтиханнары артта калды
Нихаять дәүләт имтиханнары артта калып, чыгарылыш сыйныф укучылары жиңел сулап куя алды.
Бу көннәрдә мәктәпләрдә күңелле мизгелләр бара. Укучыларга аттестатлар тапшырыла. Теләче урта мәктәбенең 9нчы сыйныфлары да кулларына өлгергәнлек турында документ алды. Барлыгы 55 укучыга (шуларның 2 се өй шартларында белем алды) тантаналы шартларда аттестат тапшырылды. Әти-әниләр, мәктәп администрациясе, сыйныф житәкчеләре катнашкан чара бик күркәм, укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Мәктәп директоры Айнур Фирдәвес улы Хафизов укучыларга изге теләкләр житкереп, киләчәк тормышларында бары тик уңышлар гына теләде. Фотоларда сез чараның күңелле мизгелләрен күрәсез.
Лилия Кыямова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев