Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләт ярдәмгә килгән

Теләче авылында яшәүче фермер Илһам Гаязовның кошчылык белән белән бәйле бизнеска кереп китүенә инде 14 ел.

Күпләр белә булыр, моңарчы ул  Теләчедә урнашкан шәхси инкубаторында бер көнлек чебиләр,  үрдәк, каз бәбкәләре чыгарып сатты. Йомыркаларны исә ул Башкортстан Республикасыннан, Лаеш районының Комлы Кәвәл авылыннан, Мөслим районыннан алып кайта. 
Моңарчы дидек, чөнки  быелдан башлап Илһам иркенләп эшләү өчен чебиләрне, каз-үрдәк бәбкәләрен бераз үстереп үзе сата башлады. Моның өчен ул өченче ел “Үз эшен башлаучы фермер” дип исемләнгән дәүләт программасы буенча 5 миллион сумлык грант отып, былтыр Үзәк бистәсендә 15 мең тавык-чебешкә, каз-үрдәккә исәпләнгән бер дигән торак төзеп куйды. Быел апрель аенда биредә кош-корт үстерә башлады. Яңа төзелгән торакка ул чебиләрнең  “Кобб-500” токымлысын урнаштырган, йомыркалары Россиягә Чехиядән  кертелә. Мондый токым чебиләрнең ите кыздырып ашау өчен отышлы икән.  Алга таба фермер  “Конкурент” токымлысын да сынап карарга планлаштыра. Әлеге токым чебиләрнең  ите майлырак икән. Тиресе, тәпиләре сап-сары, шулпа өчен менә дигән, тәмле икән.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев