Дроннар куллану катгый тыела
Хөрмәтле райондашлар, игътибарлы булыгыз - рөхсәтсез очкан пилотсыз аппаратлар өчен штрафлар каралган.
Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел буе федераль округы буенча дәүләт авиация күзәтчелеге һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары - Татар территориаль бүлеге башлыгы Альберт Сафин хәбәр итүенчә, пилотсыз очучы аппаратлары хуҗаларына һава киңлеген куллану кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык ( РФ КоАП 11.4 маддәсе) йөкләнә. Аерым алганда, гражданнарга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салына (яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев