Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дус-тату яшиләр…

10 июль көнне Теләчегә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл (Наконечный) эш визиты белән килде.

Кунакны үзенең урынбасарлары белән Нәҗип Хаҗипов, Теләче авылының Покров чиркәве иерие Алексей атакай Павлов һәм райондашларыбыз каршы алды. Баш руханига районда яшәүчеләр үзләренең җырларын бүләк итте, чәчәкләр бирде, балалар да үзләренең рәхмәт хисләрен шигъри юлларга төреп җиткерде. Сабыйлар Казан кунагы яныннан тиз генә китәргә теләмәде. Гомумән райондашларыбыз митрополит килүнең куанычын озаккарак сузарга теләп, һәр сүзен, фикерләрен күңелләренә сеңдереп барырга тырышты. Соңыннан митрополит Кирилл Теләче авылының Покров чиркәвендә Изге гыйбадәтне җитәкләде. Ул хач үбү йоласын һәм литургия үткәрде. Яшьләр, өлкәннәр, авырып торганнар да бу көнне храм ишеген атлап кергән иде. Сәламәтлекләре начар булганнарның метрополит хәлләре яхшыруын теләп, башларыннан сыйпады. Ышанычы югалганнарның б у м и з г е л л ә р е н д ә күзләрендә яшьләр һәм бар авырлыкларны җиңеп чыгасына өмет-ышаныч уянды…

Теләченең үзәк урамында урнашкан борынгы тарихи Покров чиркәвендә шактый еллар дәвамында төзекләндерү эшләре алып барылды. Хәзер якты, җылы чиркәүдә гыйбадәт кылалар, дини бәйрәмнәрне үткәрәләр. Борынгы чиркәү үзе 1771 елда Мәскәү поручигының тол хатыны Наталья Аристова башлангычы белән аның иганәсенә салынган була. Биредә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тарафыннан православие диненә игелекле хезмәт иткәне өчен бер төркем р а й о н д а ш л а р ы б ы з г а медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Покров чиркәве иерие Алексей атакай һәм башка райондашларыбыз да бар иде. Гыйбадәт кылу тәмамлангач, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл мәхәллә кешеләренә һәм гыйбадәтханә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте. “Район җитәкчесе Нәҗип Нәкыйповичка рәхмәтебез зур. Теләче авылында мөселман зираты белән янәшә прослав динен тотучыларныкы да урнашкан. Алга таба да бердәм, дустату булып яшик. Бердәм булганда гына алга куйган максатларга ирешергә була. Илләребез тыныч булсын, без моның өчен догада булырга тиешбез. Безне күрүче, ишетүче олы көч бар. Ышаныйк, күңелдә ышаныч югалмасын”, - диде ул үзенең чыгышында...

Эльмира Котдусова.

Бу хакта тулырак район газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев