Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Дуслары, шәкертләре искә алды

19 август көнне Теләче стадионында өстәмә белем һәм тәрбия бирү педагогы, физик тәрбия отличнигы Артур Рөстәм улы Хәбировның истәлегенә футбол турниры үткәрелде.

Ярышта җәмгысе өч команда – Кукмара районының “Большак”, Теләче һәм Үзәк авыллары командалары көч  сынашты. Турнирда беренче урынны Теләче командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарга  – “Большак” белән Үзәк командалары лаек булды. Уеннар бик мавыктыргыч һәм киеренке үтте, тәэсирле пенальтиларга бай булды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында районның яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, районның футбол федерациясе җитәкчесе Рәис Яхин һәм Артур Рөстәм улының гаиләсе катнашты. Алар моннан ике ел элек вакытсыз вафат булган  Артурны искә алып чыгыш ясадылар. Үз эшенең остасы, бер дигән гаилә башлыгы булган Артурның якты истәлеге бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Командаларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Турнирның күчмә Кубогы Теләче авылы футболчыларына бирелде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев