Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Егетләрне җиңүләре белән тәбриклибез!

19 ноябрь көнне «Арча» спорткомплексында «Алдынгылар лигасы» региональ проекты кысаларында, ярышлар узды. Биредә Арча, Балтач, Теләче, Саба һәм Биектау районнарыннан килгән йөзләгән егет-кызлар үзләрен фиджитал-футбол һәм Just Dance (бию ритм-уеннары) юнәлешендә сынап карадылар.

Чараның ачылышына Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте "Алдынгылар хәрәкәте" төбәк бүлеге рәисе Тимур Сөләйманов та катнашып укучыларны сәламләде, теләкләрен җиткерде, соңыннан үзләре белән аралашты.

Әлеге ярышлар уен приставкасында гол кертергә яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек иде. Килгән командалар экранда да, кырда да матур уеннар күрсәтте. Кызу уеннар нәтиҗәләре буенча, безнең егетләр үз яшь категорияләрендә фиджитал-футбол компетенциясендә җиңү яулады: "Теләче" футбол командасы кечкенәләр төркемендә 2че, урта төркемдә 1че урын яулап диплом, һәр уенчыга да рәхмәт хатына лаек булды. Беренче урын алган урта төркем командасы кубок һәм спорт кибетенә акчалата сертификат белән бүләкләнде.

Кече төркем составы: 
Загидуллин Захид
Мараков Ислам
Муликов Данияр
Хасаншин Алмаз 
Муртазин Камиль 

Урта төркем составы:
Мазитов Рөстәм 
Хадиев Ильзат 
Яхин Ислам
Ибрагимов Дилюс
Назмутдинов Адель 

Егетләрне җиңүләре белән тәбриклибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев