Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Эко – экология” флешмобы аша

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче педагоглар “Экояз” акциясе кысаларында төрле эко –чаралар үткәрүне күз уңында тоткан үз проектын булдырды.

 Әйтик бүген,зурлар төркеме балалары белән районыбызның үзәк ял паркында “Эко – экология” флешмобы аша Теләче халкын туган ягыбыз табигатен сакларга, яратырга өндәде. Шулай ук өлкәннәр төркеме балаларының үз куллары белән ясалган буклет, рәсем – хатлар урамда очраган райондашларга таратылды. “Экологик – хат” ларны кулларына алган һәркем рәсемнәргә аңлатма биреп, балаларга изге һәм кирәкле эш белән шогыльләнүләренә рәхмәт укыды.Чыннан да, урамнарыбызда утыртылган агачларны сындырмасак, меңәрләгән чакрымнар узган кошларны атмасак,  үзәк урамда күзләрне иркәләүче чәчәчкләрне өзмәсәк, яр буйларын чүпләмичә яшәсәк табигатьанабыз да безгә карата миһербанлырак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев