Ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең штрафка тартылган
31 август көнне Теләче җәмәгать судында Россия Федерация административ хокуклар бозу кодексының 12.26 статьясенең 1 нче бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән административ эш каралган.
Машина йөртүче Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Хабибуллин А.Е. (1996 елда туган) суд барышында катнашмаган, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең штрафка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев