Ел саен Россиядә терроризмга каршы көрәштә Бердәмлек көне билгеләп үтелә
Бу истәлекле дата Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
Үзәк авыл китапханәсендә "Планета балаларына - борчуларсыз дөнья" дигән темага Хәтер сәгате узды. Китапханәче чарада Беслан шәһәренең беренче номерлы мәктәбендә 1 сентябрьдән 3 сентябрьгә кадәр булган куркыныч вакыйгалар һәм соңгы елларда дөньяда кылынган терактлар турында сөйләде. Һәлак булган укучылар һәм террорчылык актлары корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннары үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, теракт куркынычы турында сөйләшү узды. Нәтиҗәдә, балалар чираттагы бәла килеп чыкмасын өчен, һәр ситуациядә уяу һәм сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев