«Ел укытучысы -2026» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы узды
Бүген, Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында «Ел укытучысы -2026» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы финалы узды.
Укытучыларга 2 конкурс сынавы үтәргә туры килде: «Мастер-класс» һәм «Педагогик интервью». Финалда барлыгы 6 педагог катнашты. «Ел укытучысы " номинациясендә
Иске Җөри урта мәктәбенең физика укытучысы Гарифуллин Римат Мөдәрис улы һәм «Педагогик дебют» номинациясендә Олы Мишә урта мәктәбенең география укытучысы Миңнебаева Ләйсән Марат кызы җиңүче булдылар.
Укытучылар февраль аенда Казанда үтәчәк зона турында район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев