Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Электрон түләү турында

Ай азагы җитсә, банкларда яки почтада коммуналь хезмәтләр, кредитлар түләү өчен озын чиратлар хасил була.

Шуңа да түләүләрдә уңайлыклар булдыру, почта бүлекчәләрендәге, банклардагы әлеге чиратлардан котылу максатыннан, республикада электрон түләүләр эшли башлады. Электрон түләүләр хакында ишетеп белмәгән кеше юктыр. Тик файдаланмыйбыз гына. Гадәт буенча һаман да почтага, банкка йөгерәбез. Юкса, электрон түләүләр чиратларны бетерү өчен уйлап табылган бик уңайлы түләү юлы. Әле җитмәсә почта яки банклар аша түләгәндә өстәмә рәвештә акчалар да тотып калына -  ә электрон түләүләрне башкарганда  халык тиешле сумманы гына түли.

Интернет челтәрендә түләүләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында - uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла. Порталда шәхси кабинет булдырып,  аның белән идарә итә аласыз. Шәхси кабинет ясау өчен дә бары тик сайтта кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, җибәрелгән парольне генә куллану сорала.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев