Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Еллык эшчәнлеккә - нәтиҗә

Бүген, ягъни 16 февраль көнне, район мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлекләренә багышланган киңәшмә булып үтте.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде. Әлеге нисбәттән Даут Солтангәрәй улы мәгълүматларга һәм чагыштыруларга бай, тирән анализлы доклад белән чыкты. “PRО. Культура.РФ: Пушкинская карта” платформасы һәм аның безнең район мисалында ничек тормышка ашырылуы турында район мәдәният йортының автоклуб мөдире Рәзилә Хәкимова таныштырды.

Азактан, бертөркем хезмәт алдынгыларына, районкүләм бәйгеләрдә җиңүчеләргә һәм юбилярларга Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары, район мәдәният бүлегенең Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев