Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эретеп ябыштыручылар өчен яңа бәйге!

Бәйгенең шарты: рәсемдә күрсәтелгән ТАТМЕДИА ачык җәмгыятнең логотибын ясау. Нинди зурлыкта - ансы сезнең хөкемдә. Тапшырылган эшләр кире кайтарылмый – алар “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәгенең музей почмагында сакланачак.

Эретеп ябыштыру эше – җиңел эш түгел. Бу эшкә еллар дәвамында өйрәнәләр, әле нәрсәдер эретеп ябыштыру гына син сварщик дигән сүз түгел. Аның үз алымнары, кагыйдәләре, үзенчәлекләре бар. Районыбызда бу һөнәрне бик әйбәт белүчеләр аздыр дип уйламыйбыз. Эретеп ябыштыру эше хәзерге заманда да бик актуаль булып кала бирә.  Менә шушы  һөнәр ияләре катнашында  бәйге игълан итәргә булдык. Бәйгедә әлеге эшкә кулы яткан һәркем катнаша ала.

Бәйге 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сорауларыгыз булса 89393967641 VhatsApp номерына яза аласыз. Әзер эшләрне Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 а йорт адресы буенча көтәбез.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев