Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Эшен яратып башкара

Үзәк бистәсендә туып үскән Шагиев Рушан Ренат улы районыбызның ипле, пөхтә машина йөртүчеләренең берсе.

1986 елда Үзәк бистәсендә туып, урта белемне туган авылында алган егет, хезмәт юлын “Ленин” исемендәге тәҗрибә җитештерү хуҗалыгында башлап җибәрә. Ындыр һәм ферма хуҗалыгында эшләп өлгергән егет ул вакыттагы “Сельхозтехника” берләшмәсенә шофёр булып эшкә урнаша. Баштарак УАЗ автомашинасы белән баш агрономны йөртсә, соңрак ундүртле модель “Лада” машинасында бухгалтерия хезмәткәрләрен йөртә. Машинасы һәрчак чиста, пөхтә, ремонтланган һәм чыгып китәргә әзер тора. Җитәкчелек Рушанның хезмәтеннән канәгать кала.

Еллар узып, 2016 елда Рушан Ренат улы “Теләче Калай Заводы”на эшкә күчә. Биредә төпле шофёрга баштарак “Газель” автомобилен, соңрак “Газон Некст” машинасын ышанып тапшыралар. Нинди күләмдәге, озынлыктагы материалга карап Рушан аларның әле берсе, әле икенчесе белән чиратлап хезмәт куя. Райондашларыбыз һәм күрше-тирә районнарда яшәүчеләргә җәмгыять җитештергән продукцияне, кыска срокларда алып килеп тә бирә. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән җәмгыятькә товарлар да алып кайта.

Ширкәт җитәкчесе Ильнур Ахваров белдергәнчә: Рушан һәрвакытта да эшенә үтә дә җаваплы карый. Начар гадәтләре юк,  җитештерелгән продукцияне тиз һәм сыйфатлы итеп сатып алучыларга алып барып җиткерә. Машинасы һәрчак чиста, пөхтә, төзек. Шофёрлар көне уңаеннан Рушан үзе кебек машина йөртүчеләргә саулык, исәнлек, ашыкмыйча, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүләрен теләп кала.

Ленар Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев