Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшләгәннең генә ашы бар

Бүген, ягъни 23 гыйнвар көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте базасында районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек тармагындагы узган елгы һәм декабрь аендагы эшчәнлекләрен анализлауга багышланган семинар-киңәшмә булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, инженерлар, аграномнар һәм икътисадчылар катнашында узган киңәшмәнең пленар өлеше Иске Җөри авылы мәдәният йортында үткәрелсә, практик өлеше Иске Җөри терлекчелек комплексында узды.

Хезмәт алдынгыларын бүләкләүләр белән башланып киткән киңәшмәдә көн тәртибенә куелган тәҗел мәсьәләләрне яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең нәсел эше буенча җаваплы белгече Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады. Киңәшмәдә катнашучыларны җитештерелгән продукция өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләрнең төрләре, аларның күләме һәм алу тәртипләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе Гөлүс Баязитов таныштырды.

Күчмә приз - мактаулы Ат сыны терлекчелек тармагында декабрь аендагы эшчәнлекләре буенча районыбыз хуҗалыклары арасында беренче урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтенә тапшырылды. Аны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан ширкәт җитәкчесе Алмаз Хәйруллин кабул итеп алды. Ә алдынгы терлекчеләргә җылы юрганнар бүләк ителде. Икенче һәм өченче урыннарда - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы белән җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте терлекчеләре.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев