Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале узачак

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан 2019 елдан алып ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карары белән расланган “2016-2025 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасы нигезендә «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале уздырыла.

Чара  гаилә элемтәләрен һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгыту, Татарстан тарихына һәм үз гаиләңә кызыксыну уятуга юнәлтелгән. Агымдагы елда Шәҗәрә фестиваленең юбилее билгеләп үтеләчәк.

2023 елның 6 февраленнән 29 мартына кадәр Фестивальнең муниципаль этабы узачак. Этап Татарстан Республикасының һәр муниципаль берәмлегендә үтә, монда Теләче муниципаль районы 4 нче зонага керә. Дәүләт комитеты тарафыннан 3 кешедән торган жюри составы формалаштырылган, алар судья булып призерларны билгеләячәкләр.

    Фестивальнең муниципаль этабында беренче урынны алган катнашучылар Фестивальнең зона этабына юнәлтеләләр, ул Балтач шәһәр тибындагы поселогында (Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче муниципаль районнары - 4 апрельдән 12 апрельгә кадәр график нигезендә) узачак.

Фестевальнең зона этабында беренче урынны алган  катнашучылар фестивальнең  республика   этабына узалар.

 27 февраль көнне узачак чарада районыбыздан 3 гаилә катнаша;

- Мараков Илдар Рамил улы, Теләче ав.(Теләче авыл җирлеге)

- Фәләхиев Мөхәммәт Йосыф улы, Иске Җөри ав. (Иске Җөри авыл җирлеге)

- Рәхимов Фаил Ваил улы, Шәдке ав. (Шәдке авыл җирлеге)

Уңышлар телибез аларга!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев