Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Эзләү - 2025” операциясе бара

18 август көнне республикада, шул исәптән районда “Эзләү - 2025” дип исемләнгән оператив операция башланды.

Ул 22 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Чара барышында актив рәвештә югалган кешеләрне эзләү күздә тотыла. Андыйлар бездә икәү. Берсе - Үзәк авылында туып үскән, шунда яшәгән һәм эшләгән - Айнур Исламгалиев булса, икенчесе - Түбән Кама шәһәреннән килеп, районыбызда төзелеш тармагында ялланып хезмәт куйган эшче - Сергей Колобков. Әлеге югалган  кешеләр турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, кичекмәстән  2 - 00 - 02 номеры белән хәбәр итүгез сорала.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев