Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре килде

Теләче мәктәбенә Шәмәрдән поселыгында урнашкан 4 нче ЗПСО коткаручылары, (Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәте) хезмәткәрләре килде. Алар 5 “а” сыйныфы укучылары белән очрашып үз хезмәтләре белән якыннан таныштырды.

Алар тактага укучыларга тәүлек әйләнәсе җавап бирүче телефон номерларын язды. “Безгә мөрәҗәгать итәргә язмасын, әмма безнең ярдәм кирәк чакта сезгә файдага булсын”, диде алар. Шулай ук кешеләрне коткарганда нинди киемнәр киеп эш итүләрен, коткару чараларын да күрсәттеләр укучыларга. “Хәзер аеруча сак булырга кирәк! Чөнки кыш җитү белән сез балалар юка боз өстендә уйнарга яратасыз. Суга кермәгез. Ялган бозга ышанмагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз”, - дип төгәлләде коткаручылар сүзләрен. Әлегедәй очрашулар Теләче урта мәктәбендә дәвамлы булачак.

Чыганак:https://vk.com/public216901146

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев