Фәния Галимҗанова: “Мин яратам кул эшләрен, мин яратам, тегәргә, чигәргә, бәйләргә...”
Фәния ханымның Теләчедә үзенең студиясе бар. Биредә ул балалар белән остаханәләр уздыра.
“Белмәгән эше юк”, – ди дуслары аның турында. Студиясендә аның кул эшләре әллә ничә бүлемгә бүленеп куелган, эшләнмәләр күз явын алып тора. Менә шундый матурлык тудырып Фәния ханым күңеленә тынычлык ала.
- Әти безнең агачтан урындыклар, бик матур атлар ясый иде, корзиннар үрә иде тал чыбыкларыннан. Әнием бик яхшы бәйләүче иде. Әби тегүче, ул миңа үзенең тегү машинасын калдырды бүләк итеп. Менә шулардан килгәндер дип уйлыйм кул эшенә осталыкны, - диде ул елмаеп.
Фәния апа турында видеоязманы сылтама аша карый аласыз: https://vk.com/wall206168368_56383
#татмедиа #теләче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев