Фәрит Мөхәммәтшин Теләче районы волонтерлары белән очрашты
Татарстанның Теләче районына эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче җирле волонтерлар белән очрашты.
Чара “Бердәм Россия” көне кысаларында оештырылды. Сәясәтчене партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Айрат Фәтхуллин озата йөрде.
Районда гуманитар ярдәм үзәге беренче айлардан ук төзелде. Активистлар җирле халык белән бергә маскировка челтәрләре үрә, йон оекбашлар бәйли, коры ашлар әзерли.
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев