Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фатих Хөсни - үзе бер дөнья

Фатих Хөсни—гомере буена халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур иҗат әсәрләр иткән, танылган әдип. Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни 1908 елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. 

3 февраль көнне  Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында “Авылыбызның йөзек кашы”дип исемләнгән кичә оештырылды.  Кичә Фатих Хөсни музеена экскурсия белән башланып китте. Чарада  катнашучылар музейдагы экспонатлар, бөек язучының куен дәфтәре, ул кулланган көнкүреш эйберләре, тормышы турында сөйләүче фотоларны, әсәрләре җыелмасын, кулъязмаларны карап горурландылар, сокландылар. Бу көнне музейда, алдан игълан ителгән  “Без Фатих Хөсни оныклары”дип исемләнгән   шигырьләр конкурсына нәтиҗә ясалды.  Бәйгедә катнашучылар берсе дә бүләксез калмады - аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Фатих ага әсәрләренән авылга бәйле өзекләр искә төшерелде.

Кичә Фатих ага Хөснинең бик күпләр яратып җырлый торган “Кошлар тынды” җыры белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев