Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

ФАТИРДА ЯНГЫН

Гадәттән тыш хәлнең иң киң таралган төре-янгын. Ул иң куркынычларның берсе, шуңа күрә сак булырга, янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген белергә һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргэ кирәк.

Статистика буенча, Россиядә барлык янгыннарның 80% торак секторда була. Тик янгын очрагында нишләргә соң? Күп кенә кешеләр шундый авыр хәлдә калып, югалалар һәм хәтта гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратырга да оныталар. Көнкүреш янгыннары проблемасы бүген дә актуаль. Янгын бәхетсезлек очракларының матди югалтулары миллионлаган сумнар белән бәяләнә. Ә зыян күрүчеләрнең күпмесе янгын вакытында нәрсә кабул итәргә кирәклеген белмәү аркасында үлә.

Көнкүреш приборлары белән саксыз эш итү, Начар электр үткәргечләр һәм гади кеше ваемсызлыгы аркасында ел саен йөзләгән квадрат метр торак сафтан чыга, кешеләр һәлак була.

 

 Фатирда янгын, беренче чиратта нишләргә һәм нинди чаралар күрергә?

 

• Беренче чиратта, балаларга, өлкән яшьтәге гражданнарга, аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәренә ярдәм итеп, аннан кешеләрне чыгарыгыз.;

• Янгын сагына 01 (кәрәзле элемтә 112) телефоны буенча шалтыратып, янгын турында күршеләргә хәбәр итегез;

• Электр энергиясен өзегез; газны сүндерегез;

• Әгәр бу мөмкин булса, янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндереп карагыз: су, юеш тукыма, ут сүндергеч (әгәр бар икэн).  Әгәр ут йортта зур куләмдә арту куркынычы булса, фатирдан чыксагыз, керү ишеген тыгыз итеп ябыгыз һәм ялкынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышмагыз;

•Тәрәзәләр һәм ишекләр ябык булырга тиеш – алар ачык булса, бу утка остэмә һава бирәчәк  һәм ут тагын да күбрәк арта;

Сезнең янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерү мөмкинлеге бар икэн, яки сез зыян күрүчеләрне коткару белән мәшгуль булсагыз, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз:

• Янган яки төтенләнгән бинага кергэндэ , тыгыз һәм дымлы  тукыма белән  торенегез;

• Бик сак кына янган яки төтенләнгән бинага ишек ачыгыз: һава ярдэмендэ  ут кабынырга мөмкин;

• урмәләп яки иелеп, бина буенча хәрәкәт итегез;

• Әгәр сезнең киемегезгә  ут  капса , идәнгә ятыгыз һәм идән яки җир буйлап хәрәкәт итегез. Мондый очракта чабарга ярамый , чонки ялкын жиллэнеп , кочэя генэ;

• Әгәр сез  бина эчендә киеме янган кешене күрсәгез, аңа покрывало, куртка, пәрдә яки теләсә кайсы зур тыгыз тукыма кисәге белэн каплагыз;

• Бина эчендә югалган яки качып утырган балаларны эзләргә , барыннан да элек, шкафларны  карагыз һәм  карават  асларын.

Хөрмәтле гражданнар, янгын сүндерүне  җиңәргә  мөмкин, ләкин сезнең кебек битараф булмаган гражданнар ярдәме белән генә!

Олы Нырсы авылы  янгын сүндерү булеге житәкчесе Фәниль Вәзир улы Гәрәев.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев