Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фатих Хөсни - милләтем горурлыгы

Мин бу язмамны якташыбыз Фатих Хөснинең “Дөнья матур миңа” шигыреннән өзек белән башлыйм. Үз сүземне үзем сөйләрмен, Дөнья матур, дөнья көләч әле, “Яшим әле мәңге!” диярмен...

Әйе, якташыбыз, татар әдәбиятының горурлыгы - Фатих Хөсни мәңге яши, бүген дә аның әсәрләре онытылмый, ул халкыбыз күңелендә.
Олы Мәтәскә исемле гади генә татар авылында туып үскән авыл малае, авыр тормыш университетларын уңышлы узып, үзе исән вакытта ук әдәбиятның классигы һәм халык ышанычын казанып, халык язучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Казаклар авылы китапханәсендә якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Кичә композитор Хөснул Вәлиуллинның Фатих Хөсни сүзләренә иҗат ителгән «Кошлар тынды» җыры белән башланып китте. Экранда Фатих ага Хөснинең тормышын һәм иҗат юлын тасвирлаган фоторәсемнәр күрсәтелде, аудиоязмада Татарстан радиосы дикторы Фоат Галимуллинның юбилярның тормыш һәм иҗат юлы хакында сөйләве яңгырады.
Кичәне кереш сүз белән китапханәче Альбина Рахматуллина башлап җибәрде. Аудиоязмада Ибраһим Газинең Фатих Хөсни турындагы истәлек язмалары, язучының кызы Фәридә ханым истәлекләре - болар барысы да очрашуыбызны тагын да затлы иттеләр.
Кичәне Фатих Хөсни иҗатына мәктәп елларыннан ук гашыйк, язучының әсәрләрен тирәнтен белүче, КФУ талибәсе Энҗе Рахматуллина алып барды.
Фатих Хөсни әсәрләре Дилүс Мөликов (“Йөзек кашы”ннан өзек), Айсинә Мөхәмәтҗанова (“Шәмәхә тавыклар” хикәясе), Илсаф Гимадиев (“Чыбыркы” хикәясе), Ясминә Әскарова (“Малай белән солдат” хикәясе), Рахматуллина Диана (“Дөнья матур миңа” шигыре) башкаруында яңгырады. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары катнашында “Кабак”, “Сөйләнмәгән хикәя” әсәрләре сәхнәләштерелде. Үсеп килүче яшь буынның якташ язучыбызның әдәби мирасына тартылуы мине аеруча сокландырды. Язучы әсәрләрендә татар халкына гына хас гореф – гадәтләргә, бәйрәмнәрне сурәтләүгә дә зур урын бирә.
Фатих аганың үсмер чор истәлекләреннән “Капка төбендә кич утыру”, “Каурый өмәсе” күренешләре бәйрәмебезгә ямь өстәде. Бу күренешләрне әзерләгәндә китапханә каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсенә йөрүче апалар үзләренең акыллы киңәшләре, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып, яшь буынга онытылып бара торган йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне мирас итеп тапшырып калдырырга тырышалар.
Сәхнәләштерелгән уен барышында балалар каз канатларын сыдырды. Эш арасында уйнап-җырлап алырга да онытмадылар. Шуны гына көткән кебек, баяннарын сыздырып егетләр дә килеп җиткән… Яшьләр булган җирдә уен-көлке, җыр-бию дә тынып тормый дигәндәй, төрле мавыктыргыч җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар. Чыннан да, оста, булган бит безнең татар халкы - тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә беләләр.
Әдәбиятыбыз аксакалы Фатих Хөсни иҗатына укучыларда азмы – күпме кызыксыну уята алуым миндә уңай тәэсир калдырды.

Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев