Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Фазыл чишмәсе” җыры туган авыл

Бик күп гармунчылары булган авыл да әле ул. Ышанасызмы, авылда 12 (!) гармунчы яши.

Мине юллар Югары Мәтәскә авылына алып килделәр. Тыныч, аяз, матур җәйге кич. Һавасын сулап туеп булмый. Кайдадыр чишмә суының чылтырап агуы ишетелә. Капка төпләрендә кемнәрнеңдер гөлдер-гөлдер сөйләшеп утырулары колакка чалына. Әнә, югары очта кемдер гармуны телләренә җитез генә кагылып алды да дәртле көй "сыздырып" җибәрде. ..

Авыл башында ук зират каршы ала. Аны әйбәтләп койма белән әйләндереп алганнар. Авыл Казан ханлыгы чорында нигезләнгән. Халкы XIX гасырда тегүчелек, бүрек тегү белән шөгыльләнгән. Чыганаклар 1908 елда авылда 953 кеше яшәгәнлеге турында мәгълүмат бирә. Хәзер авылда яшәүчеләр күпкә әзрәк - хәзерге көндә 172 кеше яши, татарлар. Егерменче гасыр башында авылда мәчет һәм мәдрәсә, су тегермәне, ике вак лавка эшләгән. Авыл халкының кимүенә ил кичергән сугышлар да, заманча урбанизация процесслары дә йогынты ясаган. Әмма нәсел җепләре югалмаган бит. Авылдан чыккан кешеләр республикабыз шәһәр - авылларында, илебезнең төрле төбәкләрендә, илләрендә яши. Якташлары – Татарстан Республикасы Президенты эшләр идәрәсе бүлеге мөдире урынбасары булып эшләгән Саләхиев Рәшит Мансур улы, Казан шәһәре “Оргсинтез” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Шәйхиев Гәйфетдин Гыйләҗ улы, гомер буе вертолет заводының төзелеш буенча генераль директоры урынбасары булып торган Имамиев Шамил Рамазан улы, инде чит өлкәләрдәге якташларыбызның да мәхәббәтен яулаган талантлы гармунчы егет Илфар Каюмов белән алар урынлы горурлана. Аларның язмышы – үзе бер китаплык тарих.

Авылда 2010 елда башлангыч мәктәп тә ябылган. Хәзерге вакытта авыл клубы эшли, “Фазыл чишмәсе” фольклор коллективын районда гына түгел, республикада да беләләр. Әйе, Югары Мәтәскә авылы данлыклы “Фазыл чишмәсе” җыры туган авыл да бит әле ул. Тарихын язып үтәсе килә. 1940 елларда баянчы Рокыя Ибраһимовага шушы авылда булырга туры килә. Эштән соң, кич белән, яшьләренең җырлап күңел ача торган урыны булган «Фазыл чишмәсе» дип аталган чишмә буенда Зиннәтулла исемле гармунчы егетнең бер көй уйнап утыруын ишетә ул. Рокыя көйне отып ала. Ахырдан «Фазыл чишмәсе» янында ишеткәнгә аңа «Фазыл чишмәсе» дип исем куша. Җырның сүзләрен 1947 елда Сибгат Хәким яза...

Югары Мәтәскә – матур, төзек авыл булып истә калды. Бик күп гармунчылары булган авыл да әле ул. Ышанасызмы, монда 12 (!) гармунчы яши. Гармунсыз авыл — өнсез авыл ул. Аның данын күтәрүчеләрнең дә берсе — гармунчы. Ул һәрвакыт кирәк. Гармун кирәк! Милләтебезнең борынгыдан килгән уен коралы беркайчан да әһәмиятен җуймас. Ансыз бер генә чара да үтмәс. Мин барган көнне дә Югары Мәтәскә авылы моңлы тавышларыннан гөр килеп тора иде. Баксаң, авыл клубында эшләп килүче фольклор коллективның “Чишмә янында кичек уен” дип исемләнгән йола-күренеше белән район бәйгесендә катнашырга дип әзерләнеп йөрешләре икән. Уртада - өч гармунчы!

Сөләйман абый Мөхәммәтшин белән аралашып алдым. - Шушы авылда туып үстем. Әти мал табибы булып эшләде минем, кечкенәдән аның белән йөргәнлектән канга сеңеп калган күрәсең шушы һөнәр, Казан ветеренария академиясен тәмамлап, 40 елдан артык авылда һәм элеккеге “Фрунзе” колхозында эшләдем. Гомер буе авылны яратып, кешеләрен ихтирам итеп яшәдем. Читтә яшәүче туганнарыбыз да еш кайта. Авыл халкы белән бергәләшеп авылда мәчет торгыздык. Бик зур рәхмәт Сәләхиев Рафикка, ул башлап йөрде. Мәчеткә йөрүчеләр күп, Аллаһка Шөкер. Гармунга килсәк, әти ягыннан да, әни ягыннан да нәселебездә барыбыз да гармунчылар. Икенче класстан бирле уйныйм. Кулымдагы гармунны – әнинең бертуган энесе Сәфәргали абый истәлек итеп калдырды, - диде ул.

Авылда яшәүче тагы бер гармунчы белән сөйләштем – ул Нәҗип Зиннәтов. Гармунчы гына түгел әле ул шәһәрдә бик күп объектларның архитектурасын эшләгән белгеч тә. Алар арасында Яшь тамашачылар театры, “ШАЛЯПИН” кунакханәсе биналары, Кремльдәге Президент йорты да бар.

Сөләйман абый белән Нәҗип абый гармунда уйнаганда, ни өчендер, күпләргә таныш булган шагыйрь Фатыйх Кәрим шигыре искә төште:

Саратский яшел гармун,

Көмеш кыңгыраулары.

Көмеш кыңгырауларының,

Моңсу яңгыраулары...

Миңа калса, ул бу юлларны Югары Мәтәскәнең Нәҗип, Сөләйман, Мәҗит, Илфар кебек гармунчыларын тыңлагач, язгандыр. Ә бәлки, чыннан да шулай булгандыр...

Авылга кешеләр кайта тора, китә тора. Һәммәсенең күңел түрендә җыр йөри:

Чылтырып аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырмын дигән идем...

Җиде дистә елдан артык яңгырап, инде авылның гимнына әверелгән җыр бу. Имин бул, авыл. Җырлар язылып, яңгырап, тарихыңа яңа сәхифәләр өстәлеп торсын.

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев