Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фельдшер-акушерлык пунктларына “Фельдшер ярдәмчесе” вазыйфасын алып бару өчен кешеләр билгеләнде

Авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген арттыру максатыннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасында “Фельдшер ярдәмчесе” проектын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте. Татарстан Республикасы Рәисе әлеге фикерне хуплады һәм районнарда бу уңайдан эш башланды.

Теләче районының 29 фельдшер-акушерлык пунктларына “Фельдшер ярдәмчесе” вазыйфасын алып бару өчен кешеләр билгеләнде. Бу инде районда халыкка яңа өстәмә эш урыны дигән сүз. Җыйнап әйткәндә 44 районның 1047 кешесе эшле булган. Оештыру методик кабинетның өлкән фельдшеры Ләйлә Закиҗанова: ”Бүген әлеге ярдәмчеләр район үзәк хастаханәсендә һәм үзләренең эш урынында практик күнекмәләр ала. Икенче октябрьдән утызынчы гыйнварьга кадәр Казанның медицина көллияте базасында «Авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы» белгечлеге буенча һөнәри әзерлек узачак һәм аларга таныклык биреләчәк”, - диде. Фельдшер ярдәмчесе вазыйфаларына авыруларны өйдә патронажлау, диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында чаралар үткәрү. Моңа анкета үткәрү, кан басымын үлчәү, антропометрия, дару препаратларын китерү һәм аларны кабул итүне контрольдә тоту, аз хәрәкәтләнүче һәм яткан авыруларны карауда булышу. Районда фельдшер-акушер пунктлары кадрлар белән тулыланган. Медицина хезмәткәрләре белемнәрен курсларда күтәреп тора. Быел унөченче модульле пунктына Балыклы авылында нигез салынды. Икенче елга балыклылар да заманча медицина учреждениясенә ия булачак. Озакламый Олы Мишә авылында да яңа акушерлык пункты үз ишекләрен ачачак. Алга, Олы Саурыш авылларында да медицина пунктларына федераль программа нигезендә капиталь ремонт ясалды. Баш табиб Ирек Галиуллин әйтүенчә дә бу авыл җирендә халык өчен иң кирәкле объект булып тора. Пунктларда бүген заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган, йөрәк үлчи торган аппаратның нәтиҗәсе компьютер аша район табибларына җибәрелә шул ук вакытта аны Казан табиблары күреп, укып санаулы минутларда нәтиҗәсен дә җиткерә. Урын өстендә ятучы, авырып киткән, бу вакытта йөрергә ярамаучы авыруларны махсус планшет ярдәмендә ЭКГны өйдә ясау мөмкинлеге бар. Авыруларны, төрле бактерияләрне бетерү максатыннан бактерицидный медицина җиһазлары да яңартылган. Шулай ук йөрәк туктап калганда дефибриллятор да бар. Авыл фельдшерының исәпсез эшләре, үзләре өйгә кайткач та тукталмый, ярдәм сорап ишекләрен еш кагалар, шалтыраталар. Кирәк санаганда алар ашыгыч ярдәм машинасын чакыралар. Якынча айга авылларга 100 дән артык, чакыру булган.

Эльмира Котдусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев