Укытучылар өчен семинар
Бүген районда физик культура укытучылары өчен «Мәктәптә тэг-регбиның төп курсы» дип исемләнгән семинар узды.
Көне буена барган семинар программасында практик дәресләр, тэг-регби буенча укулар, мини-фестиваль, анкетирование һәм башка төрле кызыклы чаралар каралган иде. Шунысы үзенчәлекле: семинардан соң регбиның нәрсә икәнен беркайчан да белмәгән һәр укытучы укучыларны җиңел генә тег-регби нигезләре белән таныштыра һәм балалар белән дәресләр үткәрә алачак!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев