Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Габдулла Тукай көн уңаеннан

Китсәң дә син, Тукай, мәңгелеккә, исемнәрең калган уелып...

Китсәң дә син, Тукай, мәңгелеккә
Исемнәрең калган уелып.
Бөек язың булып күңелләрдә
Апрель ае калган сызылып!

 

Язмыш җилең синең ачы искән.
Ятимлекне тойган җаннарың.
Апуш атлы малай юллар гизгән,
Камчыларын күреп дөньяның...

 

Туры Тукай бүген дә бит сөйли
Милләт авазыннан шигырьләр!
И туган тел, матур телне көйли
Татар булган барлык кешеләр!

 

Шүрәлеләр кети-кети уйный
Мәктәп балаларын үчекләп.
Су анасы чәчен тарый алмый,
Алтын тарак йөри ул эзләп...

 

Пар атларың әле дә җигеләләр.
Яңгырыйлар сәхнә түреннән.
Маэмайны да һаман өйрәтәләр
Эш сөяргә яшьли килештән...

 

Исләреңдә синең калганнар да
Шатлыклардан янып тормаган....
Өшесәң дә ишек артларында,
Каләм канатларың сынмаган!...

 

Синең язың, синең исемнәрең
Үлмәс, Тукай, татар илендә!
Сабыйлар да синең шигырьләрең
Сөйлиләр бит ана телендә!...

 

Гөлназ Әхмәтвәлиева, Теләче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев