Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды.

"Г.Тукай иҗатын искә төшерәбез" дип исемләнгән  чара балаларны шагыйрьнең "Шүрәле", "Су анасы", "Сарык белән кәҗә"кебек әкиятләренең тылсымлы дөньясына чумдырды.

Чарада зурлар төркеме (тәрбияче Хафизова А.Р., музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С., хореограф Гайнутдинова Р.М.,курайда өйрәтүче Галимов И.Я.) чыгыш ясадылар. Балалар шигырьләр укыдылар,  биеделәр, җырлар җырладылар, курайда "И туган тел" көен уйнадылар һәм  театральләштерелгән спектакльләрдә  катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев