Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Туган телләр көненә багышланган тантаналы чара узды

Кичә Галиәсгәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Туган телләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов катнаштылар.

Мөхтәрәм кунакларга Алдынгылар хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырылучы милли мәдәниятне һәм татар телен үстерүгә юнәлдерелгән балалар-яшьләр проектлары турында сөйләделәр. Республика күләмендә өченче ел инде оештырылучы «Ура, авылга!» проекты хакында Теләчелеләр дә үз фикерләрен җиткерде: Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин һәм Теләчедәге сменаларның педагог-оештыручысы, Баландыш авыл мәдәният йорты директоры Илсаф Тимербайев проектның әһәмияте турында сөйләде. Ә Алдынгылар хәрәкәтенең Теләче җирле бүлегендә медиа юнәлеше лидеры Руфинә Гарифуллина «Туган телдә блоглар» проектында катнашучы буларак үз уңышлары белән уртаклашты.

Әлеге активлыклар һәм яшүсмерләр яраткан «БиЮ» традицион дискотекалары, «Җиңү классикасы» театр проекты һәм башкалар барысы да Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы телләр буенча комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев