Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә елы турында райондашларыбыз ни уйлый?

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Илебездә киләсе елның Гаилә елы буларак узачагы хуплауга лаек. Бу уңайдан без райондашларыбызның да фикерләрен белешергә булдык.

Фәридә Хәсәншина, балалар бакчасы мөдире:

- Балалар бакчасы мөдире буларак бу елга зур өметлэр баглыйм. Җәмгыятьтә бала тәрбияләүдә, сәламәт гаиләнең роле зур. Нинди генә балалалар оешмасы булмасын бары гаилә белән кулга кул тотынып, баланың мөмкинлекләрен, ихтыяҗын  өйрәнеп кенә куйган максатларга ирешеп була. Гаилэ җылысын тоеп үскән бала тормышта каушап калмыйча җәмгыятьтә үз урынын таба. Безнең балалар бакчасы  бу ел уңаеннан әти - әниләр белән берлектә  күп төрле чаралар үткәрергә планнаштыра. Бакчада үткәрелгән бу чараларда алар  бик теләп катнашалар:”Вакытлар үткәннән соң да бу чараларны сагынып искә алабыз”, - диләр алар. Бар гаиләләргә дә матур теләкләремне җиткерәм. Бер - беребезне аңлап, күңел җылысын тоеп яшәргә язсын!

 

Рәмзия Шәймәрданова, Теләче авылы:

-2024 елны Гаилә елы дип игълан ителүне мин шәхсән хупламадым. Гаилә елы ничектер тынычрак, хәрби операция тәмамланганнан соң, дөньялар тынычлангач кирәк иде кебек. Чөнки, гаилә бит инде дәүләтнең тулы бер кечкенә кисәге. Анда гаилә башлыгы да, балалар да булырга тиеш. Ә менә сыңар канатлы кешеләр, ирләре яки уллары сугышта үлгәннәргә читен булыр дип уйлыйм.

 

Алсу Җиһаншина, Теләче мәктәбе укытучысы:

 - 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турындагы канунны хуплыйм. Чөнки аерылышулар саны елдан ел арта, шуңа күрә республика, хөкүмәт югарылыгында кабул ителгән чаралар гаиләләрне ныгытуга булышлык итәр дип уйлыйм. Әһәмиятле эш-гамәлләр башкарырга насыйп булсын.

 

Алинә Хаҗиева, Шыңар мәктәбе укытучысы:

- Ничек кенә уйласаң да, гаилә — җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаиләнең төп бурычы — балалар тәрбияләү. Ул шуның өчен төзелә дә.  Ата-аналар байтак мөһим мәсьәләләр турында уйланыр, кемдер бала хакына дип үзен кулга алыр, кемдер бала дип ялгыш юлга басмый калыр... Шулай ук ил, республика, хөкүмәт югарылыгында Гаилә елында максатлы программалар, махсус чаралар, рәсми кануннар кабул ителер-оештырылыр, гаилә иминлеге һәрдаим күз уңында булыр, дип уйлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев