Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаиләдә дә матурлыкны булдырып яшик

Район үзәк хастаханәсендә үз эшенең остасы булган тәҗрибәле хатын-кызлар бихисап. Бүген бәйрәм уңаеннан шуларның берсе Раилә Нурислам кызы Корбанова хакында сүз барыр.

Аның күзләре шундый мөләем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә сүзләре туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

Раилә  Нурислам кызы  Саба районы Сатыш авылында  өч балалы гаиләдә туып, үсә. Ул чорда авыл кызлары бик иртә хезмәткә тотыналар. Кечкенә Раилә дә читтә  калмый. Терлекчелек тармагында эшләгән әнисенең уң кулы була. Балачактан күңелле яхшылыкта булган кыз, озак уйлап тормый, медицина өлкәсенә укырга керә һәм сайлаган һөнәренә тугрылыклы булып 40 елдан артык игелекле хезмәттә.  Балачакта әнисе  Сәрвәр ападан салынган игелек орлыклары аны гомер буе озатып йөри.  Алай гына түгел бу инде балаларына да күчкән…

 Гомерлек яры Сәйдәш абыйны очратып, бер белмәгән авылга  чыгып, кайнанасы, кайнатасы белән дә матур аңлашып гомер кичерә.  Кайнанасын тәрбияләп соңгы юлга озата, бүген олы яшьтәге кайнатасына олы терәк.

Һәрчак тыныч, сабыр гына тыңлап, төп киңәшләрен бирүче Раилә ханымны районда белмәүче  сирәктер. Кеше серләрен саклаучы  язмабыз  герое һәрчак халыкка ярдәм итәргә омтыла. Ул бик күп еллар гинекология кабинетының акушеркасы булып эшли. Аның фикеренчә хатын-кызның, әни кешенең  күңеле матур булырга тиеш. Сабырлык  аның төп принципы. Нинди генә очрак булмасын сабырлыгын бер төенчеккә төйнәп, олыга олы, кечегә кече була белә. Тормыш иптәше Сәйдәш абый белән ике кыз тәрбияләп олы тормыш юлына очырдылар. Кызлар да әнисе юлыннан китеп, медицина өлкәсен сайладылар, яраткан хезмәтләрендә. Лилия Сәйдәш кызы  хастаханәбезнең шәфкать туташы. Сиринә исә Казанның 10 поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Хезмәткә батыр булса да, үзе хакында сөйләргә яратмый. “Мин дә бар кеше кебек яшим, әни, хатын-кызмын. Бүгенге тормышыма шөкер итәм, бәхетлемен. Гаиләмә рәхмәтлемен, алар минем, таянычым, терәгем. Яраткан эшем бар, хезмәттәшләремә, табибларым Наталья Васильевна, Ольга Федоровна, җитәкчем, баш табибыбыз Ирек Илгизовичка рәхмәтлемен. Алар тәҗрибәле, үз эшләренең чын осталары.  Безне уртак  эш берләштерә, төп максатыбыз авыруларга вакытында ярдәм итү, сәламәтләндерү. Райондашларыбыз авырмасыннар, безгә бары киңәшкә, профилактика өчен генә  килсеннәр”, - диде ул. Гомер буе пөхтәлеккә, матурлыкка, чисталыкка омтылган Раилә апабыз:  “Матур булыгыз”, - ди. Аның фикеренчә кешенең тышкы кыяфәте  генә түгел, эчке дөньясы да  матур  булырга тиеш, уй-фикерләре яхшылыкта булсын. “Хатын-кыз пөхтә булырга тиеш. Юкка гына гүзәл зат димәгәннәр.  Гаиләдә дә матурлыкны булдырырга омтылып яшик. Матурлыкка кем генә сокланмый”, - диде сөйләшү барышында елмаеп.

8 март бәйрәмен 40 елдан артык  хезмәттә булып, хатын-кызларга ярдәм итеп яшәгән Раилә Нурислам кызы көтеп ала. Якыннарын бәйрәм белән тәбрикли. Тормышта кыенлыкларны да сабырлык белән җиңгән Раилә апабыз өчен бүләкләргә караганда игътибар кадерле. Үзе дә исән-сау булган  тугызынчы дистәсен ваклаган әнисен тәбрикли.  Ә, ана өчен бүген үзе  дә әни булган кызын күрү үзе бәйрәм. Бер-берсен аңлап, тулыландырып яшәгән гаиләгә күз тимәсен, алга таба да матур гомер итсеннәр диясе килә. Сәйдәш абый теттереп гармунда уйный, ә Раилә апа аның  янында. Бакча, ишек алды тутырып чәчәкләр үстерергә дә вакыт табалар. Күңелләре матурлыкта булган гаилә, тормышта да матурлыкка омтылып яши. “Теләгән вакытта барысына да вакыт табыла, үзебезнең күңелебез кушканга эшлибез, күңелгә рәхәтлек бирә диләр… Бәйрәмне районыбызның һәр хатын-кызы күңел күтәренкелеге белән каршы алсын. Сау-сәламәт булсыннар, хәерле озын гомерләр бирсен”, - диде  Раилә апа елмаеп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев