Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаиләм - җылы учагым

Мин бүген мәктәптән, аеруча, канатланып, шатланып кайтып кердем. Сөенечтән нур чәчеп торган күзләремне яшерә алмыйча басып торам.

Бу  чиксез  шатлануымны күргән әнием, миңа бераз аптырап карап торды да:” Нәрсә кызым, болай кош тоткандай,  очынып кайттың?  Бүген  “5” ле билгеләрең бигрәк тә күбәеп киттеме әллә?  Юк, әнием,  укытучым  безгә:  “ Гаиләм-җылы учагым” дигән темага инша язарга бирде бит! Ә мин  җылы, тату һәм тыныч гаиләбез булуына  горурлаып ,өйгә  йөгердем. Бу иншамны мин  рәхәтләнеп,сөенә –сөенә язачакмын, сүзләр генә җитсен!.. 

Әйе,минем   мәктәптән кайтуымны кояш кебек елмаеп, кызым ,дип ягымлы эндәшеп, тәмле чәйләре, коймак – пәрәмәчләре белән әнием каршы ала.Әнә бүген дә  ул без кайтышка  телеңне йотарлык итеп,дучмак ( бәрәңге пәрәмәче) пешергән.Табын янына иң беренче итеп чакырылучы эбием( әтиемнең әнисе) инде  табын янына кунаклаган, безнең дә утырганны көтә. Менә  әз генә буш вакыты булдымы,   үзенең остаханәсендә тимердән әллә ниләр ясаучы  тынгысыз, алтын куллы әтием дә өйгә   керде. Аның  турында   “ Кулыннан гөлләр тама”  дип, мактап сөйлиләр.Әле әтием  җор һәм тапкыр сүзле дә !.. Әнә бүген дә  ул, табындагы тәлинкәләргә өеп-өеп,  майлап куелган дучмакларны күргәч: “ Карчык пешергән дучмак, гаиләбез- җылы учак,”- дип  шатланып  әйтеп куйды. Аның сүзен әбием дә җөпләп: “Аллага шөкер! – дип әйтегез, гомергә шушылай матур яшәгез, балалар!”- диде. Тәмле пәрәмәч исен сизгәндәй,   КФУ да  белем алучы   Таңсылу   һәм  күрше авыл мәктәбендә укучы Таңчулпан  апам да кайтып җитте .Без барыбыз да  табын тирәли утырыштык һәм әниемнең тәмле ризыкларыннан авыз иттек, рәхәтләнеп сыйландык, гөрләшеп чәй эчтек...

Әти-әнием безнең  хәлләрне,уку һәм мәктәп яңалыкларын сораштылар да , миңа дәү әниемнәрнең дә хәлен белеп, кайнар пәрәмәч- дучмаклар менгереп төшәргә куштылар.Әйтерсең ,минем  уй- хыялларымны сизделәр... Чөнки  дәү әниемне бик тә күрәсем,  язачак иншам өчен  аның да акыллы киңәшләрен  ишетәсем  килә иде.Мин тиз  генә киендем дә,  тәмле дучмакларны алып ,  шатланып, дәү әниемнәргә юл  алдым.

Табигатьтә кыш идарә итә.Бөтен җирдә аклык,пакьлек һәм сафлык Мин йомшак кар мамыкларына   әкрен генә басып,  тирә-якка күз ташлыйм .Быел табигатьтә чын кыш, ичмасам!. Һәр җирдә тау-тау кар  көртләре...Әнә, кар күбәләкләре   уйный –уйный,  агач ботакларына куналар да, кар бүрекләре   ясыйлар .Алар бергә- бергә,нидер сөйләшә, серләшә, сыман .Әйе, кеше гаиләсе белән көчле булган кебек, кар да бөртекләре белән көчледер, минемчә.  Шушы табигый матурлыкка сокланып  бара торгач, Дәү әниемнәргә менеп  җиткәнемне сизми дә калганмын.Капкадан керүемә үк: “ Баламның баласы- балдан татлы шул” дип  яратып каршы алды мине дәү әнием.Әнием җибәргән күчтәнәчләр һәм бик күп тәмлүшкәләр белән серләшә- сөйләшә чәй эчкәндә , дәү әнием  миңа язылачк иншам өчен,  түбәндәге  киңәшләрен, үгет - нәсыйхәтләрен  бирде:

-Гаилә- мәхәббәт таҗы ул, кызым.Ул кечкенә генә бер дәүләт инде.Менә шуны нык итеп төзеп, җимермичә яшәү-ир белән хатынның бурычы .Әниең безнең беренче мәхәббәт җимешебез .Әтиең белән әниеңнең акыллы итеп дус, тату яшәүләренә,гаиләгезнең  матурлыгына сөенеп бетә алмыйм .Икесе дә бик тырышлар,эштән курыкмыйлар,кулларыннан бар эш тэ килә. Инде исән -сау булып, тигезлектә яшәсеннәр. Сезне дә  бар эшкә дә өйрәтеп үстерергә тырышалар.Өчегезне дә  бәхетле киләчәк көтсә иде,кызым ...

Һәр әти-әни баласының итагатьле, эш сөючән, белемле ,кешелекле һәм ихтирамлы булуын тели.Әти кеше- гаиләнең төп эшче кешесе,көче,тоткасы,   өмете һәм терәге булып тора.Гомер -бакый  туендыручы ата кеше, ә ана бала тәрбияләүче, гаилә учагын дөрләтүче вазифасын үтәгән.

Дәү әниемнең менә шундый  гаилә сабакларын тыңлап,  рәхәтләнеп әңгәмә кордык.Аның белән саубуллашып ,өйгә  юнәлдем... Әйе, без гаиләдә 3   кыз. Әти белән әнинең  өч  җимеше, өч өмете! Аларның өмет-хыялларын акларбызмы?..Инде мин дә 5 нче классны  тәмамларга җыенам бит!..Дәү әнием сөйләгәннәрне әнә шулай  күңелемдә яңартып, хисләргә бирелеп  бара торгач, өебез  янына  кайтып та җиттем.

Мине  көтеп, шатлангандай, капкабыз түбәсендә пар күгәрчен гөрли.Әйтерсең, алар бер-берсенә нәрсәдер  сөйлиләр,  гөр-гөр киләләр. Миңа болар   әтием белән әнием  кебек тоелды.Алар да  гел шулай бер-берсен кадерләп ,хөрмәт итеп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр бит! Әнием һәркөнне  әтиемне  матур сүзләр әйтеп, эшкә озата. Әтиемнең әнисе - өлкән яшьтәге әбиемне дә үз әниседәй , яратып  тәрбияли . Күзләр тия күрмәсен! Исән -сау  һәм сәламәт булып, гел шулай пар канатлы яшәсәләр иде!..Амин!

Әйе, минем гаиләм , чынлап та, җылы учакка тиң! Шуңа күрә дә мин,  һәр көнне мәктәптән, кош тоткандай,   өемә -  җылы учагыма ашыгам. Ә көдәлегемдә  әти-әниемә күчтәнәчләр -5 леләр!

 

     Исемең балкый  илем күгендә

 

   Бәлки,  менә шушы үлем безгә

    Мәңге бетмәс яшәү китерер.    М. Җәлил  “Дуска”

 

Көрәштәше шулай диеп язган,

Дускаена соңгы сүзләрен.

Алиш абый, онытмыйбыз сезне

Җырларыңда балкый эзләрең.

 

Рәсемеңә карап уйга  калам,

Шаян, матур абый булгансың.

Зәңгәр күзең , горур карашларың,

Ватан өчен гүя тугансың.

 

Дус абыйдай яратабыз  Сезне,

Галстуклы, ап-ак күлмәкле.

Әкиятләрең аша елмаясың

Нечкәбилле , серле, хикмәтле.

 

Алиш абый, синең әкиятләрең,

Тормыш сабаклары икән бит...

Сертотмасың кебек булсак әгәр,

Туган илдә урын булмас бит...

 

Җиңелмәгән горур җәлилчеләр,

Вөҗдансызлар пычрак атса да...

Җырларыгыз кайткан туган җиргә,

Кояшыгыз читтә батса да.

 

Алиш абый!Синең батыр   исмең,

Балачакның күңел түрендә.

“Нечкәбил”ең, “Сертотмас”ың белән,

Яшәрсең син  безнең күңелдә,

Балкыйсың,  син, илем күгендә!

 

   Әлифбалы  укытучыма

Әле кайчан гына,кайчан гына,

Мәктәп ишегенә үрелдем.

Укытучым, сезне яратканга

 Чәчәк бәйләмнәре китердем.

 

Әле кайчан гына,кайчан гына,

Әлифбадан шигырь ятладым.

Укытучы апам “5” ле куйды диеп,

Канатланып өйгә кайтканым...

 

 Бишенчедә укыйм төрле фәнне

Өйрәнмибез  инде хәрефләр...

Никтер әле һаман юксындыра,

Тәүге укытучы, тәүге дәресләр...

 

Тәнзилә Гыйлаҗова, 5нче сыйныф укучысы

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев