Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Гаиләмнең кадерле ядкәрләре”

Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, кулъяулыклары моны исбатлый.

Шуны истә тотып, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Гаиләмнең кадерле ядкәрләре” дип исемләнгән фольклор кичәсе үткәрелде. ​ Нәсимә әби бәйрәм кунакларын сандыктагы хәзинәләр белән таныштырды.​ Һәрбер укучы әби – бабайларыннан кадерле ядкәр булып сакланып калган истәлекләре белән уртаклашты. Теләче районы шәҗәрәсе, шулай ук Рәхмәтуллиннарның гаилә шәҗәрәсе белән танышу балаларда бик зур кызыксыну уятты. Бәйрәмебез гармун, курай моңнары, күңелле уеннар белән бергә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев