Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Гасырлар дәвамында яңгыра, Туган тел!» дип исемләнгән Бөтенроссия гаилә иҗаты конкурсында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы үзендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти – әниләре белән берлектә күп кенә бәйгеләрдә актив катнашып килә.

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе ​ Хисамутдинова Ләйсән һәм Шәмсетдиновлар гаиләсе "Гасырлар дәвамында яңгыра, Туган тел!" дип исемләнгән Бөтенроссия гаилә иҗаты конкурсында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр. Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Милли ата-аналар ассоциациясе, гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау оешмасы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә ​ Рәсәйнең 18 төбәгеннән 2000ләп гаилә катнашты. Алар арасыннан ​ 40 ​ гаилә финалга чыкты. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән әзерләнгән бүләкләү тантанасы бүген, 20 октябрьдә Мәскәү шәһәрендә "Рәсәй Федерациясе халыклары телләрен саклауда һәм үстерүдә гаиләнең роле » конференциясе кысаларында үтте. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев