Гомеребез заяга узмаган (бәйге кысаларында)
Татар халкы борын-борыннан үзенең туган җире, иле, милләте, нәселе белән һәрвакытта да горурланып яшәгән. Үзенең әби- бабаларының тормышы белән кызыксынган, аларның эш гамәлләрен үзенә үрнәк итеп куйган. Татар халкының бер газиз баласы буларак мин дә үз нәселем, әби- бабаларым турында өйрәнергә булдым.
Тарихлардан килә кайтавазлар...
Тамырыңны барла, онытма
Халык, милләт, нәсел язмышына
Фикер сукмагыңны суытма!
Татар халкы борын-борыннан үзенең туган җире, иле, милләте, нәселе белән һәрвакытта да горурланып яшәгән. Үзенең әби- бабаларының тормышы белән кызыксынган, аларның эш гамәлләрен үзенә үрнәк итеп куйган. Татар халкының бер газиз баласы буларак мин дә үз нәселем, әби- бабаларым турында өйрәнергә булдым.
Гаиләбез тарихы илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Нәсел шәҗәрәсенә күз салсак, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышанасың.
Без - Гыйниятуллин Әмир, сеңелләрем Зәйнәп, Әминә шәҗәрәбезнең беренче буыны. Әти-әнием тырышлыгы, үз хәләл көчләре белән җиткергән матур йортта якыннарыбызның яратуын, күңел җылысын тоеп яшибез.
Әтием Гыйниятуллин Динар Сәет улы, әнием Гыйниятуллина Гөлназ Мәгъфүр кызы икенче буын вәкилләре. Әтиемнең кулы алтын. Ул бар эшне дә булдыра. Әнием һәр кешегә ачык йөзле, ярдәмчел. Безне тәмле камыр ашлары белән сыйлый. Әти – әниебез безне эшкә, чисталыкка- пөхтәлеккә өйрәтәләр, өлкәннәргә игътибар, хөрмәт кирәклеген аңлатып үстерәләр.
Минем иң яраткан кешеләрем өченче буын вәкилләре - бабам Сәет һәм әбием Нурсәнә. Бабам газ оешмасында хезмәт куя, әбием башлангыч сыйныф балаларын укырга, язарга өйрәтә, аларга белем бирә. Алар гомер буе тырышып эшләп, хәзерге көндә дә хезмәтләрен дәвам итәләр. Үзләренең тормыш тәҗрибәләреннән гыйбрәтле мисаллар китереп, мине һәм сеңелләремне дөрес яшәргә өйрәтәләр. Мин ышанып әйтә алам, без аларның йөзенә кызыллык китермәячәкбез.
Гаиләбезнең хөрмәткә иң лаеклы кешеләре , дүртенче буын вәкилләре - ул минем карт бабам Мөхәррәм һәм карт әбием Нәкыя. Минем бүген күбрәк алар турында сөйлисем килә. Бабам да, әбием дә дәһшәтле сугыш чоры балалары. Сугыш еллары елдан-ел артта калганга, әбиләребез-бабаларыбыз олыгая һәм сирәгәя барганга, мин бабаем белән әбиемнең кечкенә чакта ничек үскәнен, яшь вакытта ниләр күргәнен, Бөек Ватан сугышы вакытында нинди авырлыклар кичергәнен беләсем килде. Алар сөйләгәннәрне мин язып алырга булдым.
- Әй, язмыш, язмыш... Узган юллар, узган еллар кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Миңа да гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы елларны үз күзләрем белән күреп белгәнгә хәтер яңара, күңел әрни. Мин 1942 елның 3 февралендә дөньяга килгәнмен. Әтием Мусин Йосыф төп Саба районы Сатыш авылы кешесе була. Ул 1886 елгы. Авылда эш булмаганлыктан, эш эзләп Мәскәү шәһәренә чыгып китә. Мәскәүдә Мытищеда вагон төзү заводына эшкә урнаша. Әтием бик оста тимерче була. Әнием Фәхрикамал Апас районы Кормаш авылы кызы . Ул да авылдан килеп шушы ук заводка вагоннар буяучы булып эшкә урнашкан икән. Әти белән әни шунда танышалар, 1926 елда өйләнешәләр. Әтигә бу вакытта 40, әнигә 27 яшь була. 1927 елда беренче кызлары Фәрвәз апам дөньяга аваз сала, 1929 елда абыем Мөхәммәт туа. Эшебез бар, тормышыбыз алга бара дип сөенеп эшләп йоргәндә, сугыш башлана. Дошманнар Мәскәүгә якынлаша башлагач, әтием гаиләсен алып туган авылы Сатышка кире кайта. Ничә ел элек ташлап чыгып киткән йорт бик искергән, тузган , торырлык булмый. Кеше саен интегеп йоргәннән соң, Субаш авылына тимерче кирәк икәнлеген ишетәләр һәм шунда күченеп китәләр. Субашта аларны фатирга кертәләр. Ул вакытта тимерче колхозларга бик кирәкле кеше булган. Ә эшләгән өчен он белән түләгәннәр. Шулай ашарыбызга бар, эшебез бар дип сөенеп эшләп йөргәндә бәла килеп чыга. Мөхәммәт исемле абыем ат белән Теләчегә сөт ташыганда аты егылып үлә. 1112 яшьлек үсмернең ат үлемендә бер гаебе булмаса да, колхоз җитәкчелеге ат бәясен түләргә куша. Билгеле инде, ишле гаилә ат бәясен ничек түләсен? Төнлә белән Йосыф әтием гаиләсен алып авылдан чыгып китә. Бик ерак китәргә дә мөмкинлекләре булмый, Тиләҗедә туган тиешле кешеләрендә тукталалар. Гаепнең үзләрендә икәнен аңлаганнардыр күрәсең, Субаштан эзләп килүче булмый. Тиләҗедә яшәп калалар. Әтигә тимерчелектә эш була. Авыр эш, такы-токы ашау, сугыштан соңгы авыр еллар, мең төрле тормыш мәшәкатьләре үзенекен итә, әтием 1947 елда гүр иясе була. Ул Тиләҗе зиратына күмелә,- дип хатирәләре белән уртаклашты бабам.
Әбием Нәкыя 1940 елда бишенче буын бабам Габделбәр һәм әбием Җәмиләнең өченче балалары булып дөньяга килгән. Ул да сугыш чоры баласы. Әтисен сугышка озатырга Шәмәрдән станциясенә аны атка утыртып алып барганнар. Әбисе Галия “Кызым, кулыгызны бу якка, “Кайт, кайт” -дип болгагыз дигән. Аллахның амин дигән чагына туры килгәндерме, Габделбәр бабам, яраланып сугыштан кайткан. Яралары төзәлүгә бабамны тракторчылар бригадиры итеп билгеләгәннәр. Гомер буе тырышып колхоз кырларында эшләгән, сугыштан соң илебезне күтәрүдә күп көч куйган. Галия әбиемнең тагын бер улы Нургали дә сугышта була. Ул сугыш беткәч тә тиз генә кайта алмый. Нәкыя әбием шундый бер вакыйганы хәтерли. Ул вакытта самолетлар авыл өстеннән бик түбән очалар. Галия әби Нәкыя кызына “Кызым, сез самолетка “Нургали абыйны кайтарыгыз!”- дип кычкырыгыз ди. Нәкыя әбием, энесе белән авыл өстеннән самолет очканда, ”Нургали абыйны кайтарыгыз, Нургали абыйны кайтарыгыз”- дип самолет артыннан йөгерәләр. Ә икенче көнне... Икенче көнне аркасына катомкасын асып, солдат киеменнән Нургали абыйлары кайтып төшә!
Бүгенге көндә Нәкыя әбием, Мөхәррәм бабам кадерле әни, дәү әти булып илгә, көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерәләр. Бабаем белән әбием өч балага гомер биреп, аларны кадерләп үстереп, тәрбия биреп, укытып олы тормыш юлына чыгарганнар. Әбием колхозда төрле эшләрдә йөрсә, бабам тракторчы, комбайнчы булып эшләгән, авыл хуҗалыгының иң авыр тармагында хезмәт куйган. Пенсиягә чыккач та дүрт ел наладчик булып, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләп торган. Бабамның кырык биш елдан артык хезмәт стажы бар.
”Балакайлар! Без сугыш чоры балалары бик күп михнәтләр күрдек. Олыгайгач, тормышыңның күп мизгелләрен яңадан күз алдыңнан үткәрәсең икән. Гомеребез заяга узмаган, һәркайсыбыз үзенчә туган илебезгә хезмәт куйган. Инде бәрәкәтле картлык насыйп булсын. Хәзерге тормышның кадерен белегез, тырыш һәм әдәпле булыгыз!”- дип изге теләкләрен телиләр алар.
Без матур тормышта, тыныч күк астында, әти-әниләребезнең җылы канаты астында яшибез. Дүрт буынның һәрвакыт киңәшеп яшәүләре – безгә үрнәк. Безнең балачак - бәхетле балачак. Әби-бабаларыбызның безне сөендереп йөзгә кадәр гомер кичерүен, сәламәт, һәрвакыт шулай киң күңелле, ягымлы, сабыр, гади булып калуын телибез. Һәрчак таянычыбыз, ышанычлы сердәшчебез булып мәңге яшәгез, өлкәннәребез.
Әмир Гыйниятуллин.
Җитәкчесе : Нурсәнә Гыйниятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев