Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гошер җыю кампаниясе старт алды

Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды. Шул исәптән, Теләчедә дә.

Шуңа бәйле рәвештә, Теләчедә 17 сентябрь Гошер көне дип игълан ителә.  Бу хакта район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев хәбәр итте:

- Гошер көне Татарстанда  2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак, - диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев