Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әгәр җырчы буласың килсә…

Быел Казан дәүләт мәдәният сәнгать институының Югары сәнгать мәктәбе факультетының соло һәм халык җыр сәнгате кафедрасы оешуга егерме биш ел тулды.

Әлегедәй куанычлы хисләре белән уртаклашыр өчен бүген Теләчегә әлеге кафедраның мөдире, профессор, Россиянең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе һәм районыбызның шәрәфле гражданины Венера Әхәт кызы Ганиева һәм аның студентлары килде. Алар районыбыз укучылары, укытучылары алдында җырлап-биеп, сәләтләрен күрсәтеп кенә калмадылар, күңеле белән сәнгатькә тартылган укучыларны үзләренең сафларына, ягъни мәгълүм уку йортына укырга керергә чакырдылар.

Әлбәттә, иң беренче чиратта, районыбыз кунакларын һәм районыбыз укучыларын муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде. Үзенең чыгышында ул Венера Әхәт кызына һәм аның шәкертләренә вакыт табып килгәннәре, агарту эш алып барганнары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде, киләчәк эшләрендә, тормышларында зур уңышлар теләде. 

Фәнил Гаязов.

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев