Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гражданнарны кабул итте, укучылар белән очрашты

Бүген, ягъни 30 март көнне, районыбызда эш сәфәре белән Россия Федерацияcе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин булып китте.

Эш сәфәре вакытында ул муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин белән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлегенең башкарма сәркәтибе Роберт Арсланов озаутында “Юность” Боз сараенда булып, Теләченең яшь хоккейчылары белән очрашты.

Аннары ул “Батыр” спорт комплексында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлегенең кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында Теләче авылында яшәүче Фидаил Мортазин депутатка Теләчедә футбол кыры төзү  һәм спортның самбо төрен үстерү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

Соңыннан Рөстәм Галиулла улы Теләче урта мәктәбенең  “Яшь сайлаучы клубы” әгъзалары белән очрашты, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев