Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

һәр авылның үз тарихы

Һәр кешенең биографиясе булган кебек һәр авылның үз биографиясе, тарихы була. Мин бу юлы сәяхәт кылган Кече Кибәхуҗа авылы Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең административ үзәге булып санала. Район үзәгеннән биш кенә километр ераклыкта урнашкан ул. Казан ханлыгы чорында нигез салынган диләр. XX гасыр башында авылда мәчет һәм мәктәп барлыгы билгеле. Вак берничә кибет тә эшләгән. Авылда яшәгән кеше үз авылы, аның табигате, ил табынына авылы керткән өлеше белән горурлана. Нигә безнең авыл шулай аталган, ул кайчан барлыкка килгән? Безнең бабаларыбыз нәрсә белән шөгыльләнгәннәр? Бу сораулар һәркемдә кызыксыну уята.

Кибәхуҗа авыллары тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә еш телгә алына. Кече Кибәхуҗа авылы атамасының килеп чыгышы турында анык кына белүче юк, төрле фикерләр бар. Шуларның  берсе түбәндәгечә. Макса елгасы буена “Көбәк” дигән удмурт кабиләсе килеп урнашкан. Шуңа күрә бу җирне Көбәк Хуҗа дип йөрткәннәр. Аларның җитәкчесенең өч малае булган һәм ул малайларын елга буйлап урнаштырган. Олы малаена бүлеп биргән җиргә Олы Көбәк Хуҗа, кече малай җирен Кече Көбәк Хуҗа дип йөрткәннәр. Өченчесе елга үзәне буйлап югары менеп киткән, анысын Югары Көбәк Хуҗа дип йөрткәннәр. Шуннан еллар узу белән Көбәк Хуҗа Кибәхуҗа дип аталган һәм авыл исемнәре дә үзгәртеп Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа  дип аталган.  Биек тау итәгенә урнашкан авыллар әкренләп зурайган. Монда яшәүче халык игенчелек, терлек үрчетү, тегүчелек белән шөгыльләнгән.

    Илебездә барган сәяси үзгәрешләр, социаль хәлнең чуарлыгы, шәһәр белән авыл арасындагы аерманың көннән-көн арта баруы авыл халкының яшәешенә нык тәэсир итте. Авыл җирендә эш урыннары булмау, социаль обьектларның ябыла башлавы аның психологиясенә тискәре йогынты ясый. Авылда кеше санының иң күп елы 1908 елга туры килә - 330 кеше. Шуннан соң экренләп кими башлап бүгенге көндә ул 61не тәшкил итә. Барсы да татарлар.  

Шунысы куанычлы, авылда әле мәктәп, медпункт,  машина-трактор паркы гөрләп эшләп тора. Кече Кибәхуҗа мәктәбендә 10 укытучы белем бирә. Педагогларны бик ярата авыл халкы. Әти-әниләр алар биргән белемнән дә канәгать. Без укыганда шаулап торган мәктәп бинасында  (әйе, мин шул мәктәптә белем алдым) кызганычка каршы, балалар саны гына елдан-ел азая. Монда мәктәптә репетитор белән шөгыльләнү дигән нәрсә юк. Укучылар имтиханнарны яхшы бирә, белешмә белән чыгучылар юк.

 Авыл йөзен кешеләр билгели - авылның төп байлыгы, аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре.  Кече Кибәхуҗа дигәч иң беренче уйга хөрмәтле ветеран укытучылар – Миңнеәхмәт абый белән Хәфәзә апа Биктимеровлар гаиләсе килә. Гомер буе мәктәптә балалар укытты алар.  Кызлары, малайлары  да алар юлыннан китте. Уллары Нияз хәзерге вакытта Казан Федераль Университетында кафедра мөдире, доцент, география фәннәре кандидаты. 150 дән артык басма хезмәт авторы. 2002 елда Казан дәүләт педагогика университетын кызыл диплом белән тәмамлый. 2006 елда «XX гасырда Татарстан Республикасы халкының геодемографик үсешенең этник аспектлары» темасына география фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә кандидатлык диссертациясен яклый. 2018 елдан –Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр.

Гомер буе шушы авылда гомер иткән Арсланов Роберт Минхаҗ улы белән сөйләшеп тордык. Әти-әнисе дә шушы авылда туып үскәннәр, гомер буе шунда яшәп, шунда хезмәт иткәннәр. Мәктәпне тәмамлагач авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укый ул. “Авылда тыныч, нәрсәдер эшләп керәсең дә - шул җанга рәхәтлек бирә. Һөнәрем дә  авыл тормышы белән бәйле булды. Шәһәрдә яши алмыймдыр мин, - ди Роберт абый.  

Беркая да китмичә, авылда калып, авылның йөзен саклап калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләр, замана белән бергә атларга тырышып, һәр нәрсәдән хәбәрдар булып, туган авылының киләчәге өчен борчылып, аның уңай эшләренә сөенеп яшәүчеләр булганда авыл яши әле, дип кайттым. Авылда мәдәният йорты булмауга карамастан, сабан туе, Авыл көне, яшьләр өчен кичәләр нәкь тә менә шушы авылда үтә.  Авылда мәдәният йорты булмауга карамастан, сабан туе, Авыл көне, яшьләр өчен кичәләр нәкь тә менә шушы авылда үтә.      Никадәр туганнарны, сабакташларны, яшьлек дусларын, әби-бабайларны очраштыра һәм серләштерә  бит бу бәйрәмнәр.

Бай тарихлы  безнең авылларыбыз! Талантлы шәхесләр, батыр хезмәт кешеләре биргән безнең туган ягыбыз. Безгә аларның тырыш хезмәтләрен күреп сокланырга һәм аларның эшләрен дәвам итәргә генә кала!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев