Һәр чыгыш мактауга лаек
Кичә, ягьни 25 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында “Талантлы яшьләр- халкыбыз горурлыгы» фестиваль-концерты узды.
Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы» фестивале ике елга бер оештырылучы иң зур мәдәни чараларның берсе булып тора районда. Ул яшьләргә эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, төбәкнең мәдәни потенциалын үстерү һәм сәләтле яшьләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.Быел ул Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр еллына багышлап уза. Халкыбызның мәдәниятын, рухи кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлдерелгән әлеге район бәйгесендә иҗат коллективлары, үзешчән артистлар сәхнә тотты. Тамашачыларның күңел түрләренә үтеп керерлек итеп шигырь сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, жюри әгъзаларының игътибарын яулады әлеге авыл яшьләре.Фестивальдә төрле халыкларның мәдәниятен саклауга, үстерүгә зур өлеш керткән һәр катнашучыга рәхмәтләребезне юллыйбыз, иҗат уңышлары телибез. Һәр чыгыш ясаучы мактауга лаек.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев