Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Һәр сыерчыкның үз өе» район бәйгесенә нәтиҗә ясадык

Ниһаять, бүген, бер ай буе дәвам иткән «Һәр сыерчыкның үз өе» дип исемләнгән сыерчык оялары бәйгесенә, Шәтке авылында узган «Карга боткасы» бәйрәмендә, нәтиҗәләр ясадык.

Әлеге район бәйгесен «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге, биоресурслар үзәге һәм Шәтке урта  мәктәбе белән берлектә уздырды.  Җыр-бию белән үрелеп барган чарада Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең  Теләче районы буенча район (районара) башлыгы  Эмиль Гаязов да катнашты.

- Яз ае матур килеп, тыныч еллар булсын иде. Канатлы дусларыбызга булышу йөзеннән әлегедәй акцияләр бик еш уза районда. Оялар бик кызыклы итеп, төрле форматта ясалганнар, әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Әлбәттә, табигатьне саклау безнең төп бурычларыбызның берсе, - дип ассызыклап китте Айрат Гилван улы Фатхуллин. 

Конкурста 71 бала катнашты. Ә бәйге җиңүчеләре булып түбәндәге балалар танылды: 

“Иң матур оя” номинациясендә:

1 урын - Тәмте- Мәтәскәдән Раян Нигьмәтҗанов

2 урын -   Олы Саурыштан Рания Хәйруллина

3 урын - Җәнәй авылыннан Азамат һәм Самат Башировлар

 

“Иң оригиналь оя” номинациясендә:

1 урын - Олы Саурышан Әмир Бикмөхәммәтов

2 урын - Олы Мишәдән Ризат  Шәйхиев

3 урын - Теләчедән Ильвина Хәмидуллина

 

“Иң яшь катнашучы» - Теләчедән Хуҗина Иллария. Аңа 1, 5 ай.

“Иң оригиналь оя” номинациясендә, 

  • Теләчедән Камил - Кәрим Шафиковлар
  • Олы Мәтәскәдән Ильмаз Сабирҗанов
  •  Балыклыдан Фаиль Закиров Дипломнар белән бүләкләнде. 

 Шулай ук, калган барлык катнашучыларга да  Катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ахырдан барлык катнашучылар "карга боткасы" ашап, кайнар коймак, чәй белән сыйланды. 

Чарабызның иганәчеләре Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең  Теләче районы буенча район (районара) башлыгы  Эмиль Гаязовка, "Агролак" ширкәте, җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка, мәктәп коллективына һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! 

 

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев