Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Һәркемгә үрнәк иде

Бүгенге язма “Балалар иҗат үзәге”ндә өстәмә белем бирү педагогы булып эшләгән Вохмина Гөлия Рашат кызына багышлана.

Гөлия Рашат кызы 2012 елда Теләче районы “Балалар иҗат үзәге”нә өстәмә белем бирү педогогы буларак эшкә урнашкан иде. Беренче күрүдә үк без аның иҗадилыгына, тормышны нык яратуына гаҗәпләндек. Якыннанрак таныша торгач, безнең гаҗәпләнү арта гына төште - аның кул эшләре әйтеп бетергесез соклану хисләре уятты. Гөлия ханым безнең районга килеп төпләнгәнче дә күп еллар чигү белән шөгыльләнгән икән. “Балалар иҗат үзәге” методисты буларак, мин Гөлия Рашат кызына еш мөрәҗәгать иттем, ә ул үз чиратында, беркайчан да “юк” димәде, күп вакыт үзе дә кызыклы тәкъдимнәр белән чыга иде. Гөлия Рашат кызы “Балалар иҗат үзәге”нең бер маягы булып торды. Ел саен үткәрелә торган республикакүләм “Без бергә” бәйгесенең алыштыргысыз йөзек кашына әйләнеп, беренче урынны яулап килде. Шул кадәр төгәллек белән җиренә җиткереп, яңа алымнар кулланып эшләнгән чигүләр районыбызда гына түгел, республикада да бик сирәк. Аның чигелгән кул эшләре хәзерге көндә күп райондашларымның өйләрен, хезмәт урыннарын, машиналарын бизи. Чиккән алъяпкычлары - сәхнә күрке. Һәр тема буенча яңалык эзләп, аны үз эшендә актив кулланып эшләде ул...

Бер булганнан бар да була, дигән гыйбарә нәкъ менә аның турында. Кул эше остасы булу өстенә, ул әле бик матур җырлый да иде. Соңгы көннәрендә дә чигүлеген кулыннан төшермәгән Гөлия апабыз, Чиләбе шәһәрендә соңгы күргәзмәсен оештырды. Аның җан җылысын биреп эшләгән эшләрен кадерләп саклыйбыз, рухы бездән разый, урыны оҗмахта булсын.

Рушания Гәрәева, “Балалар иҗат үзәге” методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев