Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Министр килде

Бүген районыбызда эш сәфәре белән Татарстан Репсубликасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров булып китте.

Ул муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озатуында җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтенең Шәтке авылында урнашкан товарлыклы-сөтчелек  комплексында, Үзәк бистәсендә шәхси эшмәкәр Илһам Гаязов тарафыннан  төзелгән яңа  кошчылык фермасында,  бүген тәүге адымнарын башлап җибәрүче “Бәрәкәт” ширкәтенә караган терлек сую цехында, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең амбар хуҗалыгында, Олы Мәтәскә авыл җирлегендә яшәп һәм эшләп килүче Илнур Фатыйхов белән Рафис Шәриповларның крестьян-фермер хзуҗалыкларында, Теләче сәнәгать паркында һәм җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтенең Казаклар авылында урнашкан товарлыклы-сөтчелек комплексында булды.

Азактан ул Казаклар авылы клубында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары  җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Биредә районның авыл хуҗалыгы буенча 2020 һәм 2023 елларга караган переспектив эш-планы каралды, җитәкчеләр белән фермерларның сорауларына җавап алынды.
Аграр министр белән очрашу турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев