Һөнәр сайлар чак
20 гыйнвар көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен профориентация юнәлешендә очрашу үткәрелде.
Муниципаль район башлыгы урынбамары Илдар Мараков җитәкчелегендә узган чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, Саба аграр көллияте директоры Закирҗан Бикмөхәммәтов, район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова, Казан дәүләт аграр университетының урта һөнәри белем бирү факультеты деканы урынбасары Марат Садыйков, Казан кооперация институтының югары белем бирү факультеты деканы Лилия Фәррәхова, “Алан” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Алмаз Фәсхетдинов, җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте яшь белгече Рүзәл Габдуллин чыгыш ясады.
Шунысы игътибарга лаек, әлеге чыгышлар уку йортлары һәм хуҗалыклар турындагы ымсындыргыч видеороликлар белән чиратлаштырылып алып барылды.
Яшьләребез өчен “җавап - сорау” форматында үткәрелгән очрашу турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев