Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле районыбыз хокук сакчылары, милиция һәм полиция ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәбез.
Сезнең хезмәт куркыныч та, кыен да, абруйлы һәм дәрәҗәле дә. Көндәлек хезмәтегез гаять зур җаваплылык, төгәллек, көч һәм энергия таләп итә. Гражданнарның тынычлыгы, иминлеге сагында тору, кешеләрнең тормышын җинаятьчеләрдән яклау - болар җиңел бурыч түгел. Бурыч һәм намус дигән төшенчәләргә тугры калып, закон кушканча эшләсәгез һәм яшәсәгез иде. Намуслы хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгыз, закон һәм иминлек сагында уяу торуыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да нык сәламәтлек, озын гомер, какшамас рух ныклыгы, сүнмәс-сүрелмәс дәрт, күтәренке кәеф һәм хезмәтегезнең районыбызда яшәүчеләргә иминлек, тыныч яшәеш тәэмин итәчәгенә ныклы ышаныч белдерәбез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев