Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез.
Без күп вакыт юлда, һәм һәркайсыбыз автомобиль транспортына бәйле. Бу бәйрәм күптән түгел руль артына утырганнарны да, тәҗрибәләре зур булган шоферларны да берләштерә. Меңләгән кешенең, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең тормышы һәм куркынычызлыгы аларның осталыгына бәйле. Бәйрәм көнендә автомобиль транспорты хезмәткәрләренә уңышлар, һәлакәтсез, туры, киң һәм тигез юллар, аларда бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү атмосферасы телибез. Юлларда үзара аңлашу хакимлек итсен, транспортыгыз шанычлы булсын.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев