Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Август - сезнең өчен истәлекле, һөнәри бәйрәмегез ае.

Яңа төзелгән һәм реконструкцияләнгән объектлар районның социаль йөзен билгели. Сезнең тырышлык белән Теләчебез, авылларыбыз көннән-көн матурлана, кешеләр туган йорт җылысын ныграк тоя. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз, елның-елында республика һәм федераль программаларны уңышлы тормышка ашырасыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Бәйрәм көнендә без төзелеш оешмаларында хезмәт куючыларга, ветераннарга иҗади уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, районыбызның матур бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулавыгызны, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев