Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагы эшчәннәре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җылы котлауларны кабул итеп алыгыз.

Торак-коммуналь комплексы районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларының берсе. Сез төрле тармакларда эшлисез, аларның һәркайсының үз проблемалары һәм уңышлары бар. Әмма сезне район тормышында мөһим роль уйнавыгыз берләштерә. Йортларыбыздагы, предприятие һәм оешмалардагы җылылык һәм уңайлылык, тормышның сыйфаты, халыкның сәламәтлеге һәм кәефе сезнең үз эшегезне ничек башкаруыгызга, һөнәри осталыгыгызга турыдан-туры бәйле. Көндәлек тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Чын күңелдән эшегездә яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек, иминлек телибез.

 

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев