Якташларыбыз иҗаты
Бүген сезгә Олы Мәтәскә авылы кызы Гөлназ Шарипова шигырен тәкъдим итәбез.
Үземчә яшим әле!
Авызың һәрчак нигә ерык синең,
Юкмы әллә синен бер зарың?
Кайберәүләр миңа шулай дия,
Аңламыйча күңелдә ни барын.
Зарларымны сөйләп йөрсәм әгәр,
Кимерме алар,әллә артырмы?
Кайсыгыз соң йөгең авыр диеп,
Минем белән бергә тартырмы?!
Дөнья булгач була төрле хәлләр,
Була шатлык,була борчулар.
Үкенүләр,ялгышулар була,
Туып тора яңа хаталар.
Тиледер син диләр кайберәүләр,
Чын акыллы болай булалмый.
Елмаямын,дәшмим,кайчак акыллылар,
Җүләрдән дә "хуже" булгалый.
Дөньям көйле,нигә моңаерга,
Вак төяге аның чүп кенә.
Илебезгә килмәсен борчулар
Минем теләк сезгә шул менә.
Гайләдә дә була проблемалар,
Фаш итүдән аны ни файда?
Тигез генә бара тормыш диеп,
Язылган соң кайсы китапка?
Сызланулар да бик ешаялар,
Еллар бара,китә акыл да.
Җүләрме син,әллә акыллымы,
Бертигез без Аллаһ каршында.
Зарланмыйм,дуслар,бу тормыштан,
Берәүгә дә җиңел түгел бит.
Җүләр бу дип уйлаучыларга мин,
Күр дөньямны минем,көйле дим.
Табигатькә карап сокланабыз,
Тоя алабыз төрле исләрне.
Таҗлы вирус кына килеп,нәләт,
Алгалады шушы хисләрне.
Адәм булып җиргә килгән икән,
Яшәү кирәк безгә кешечә.
Китә белик җирдән АДӘМ булып,
Беркемгә дә ачу итмичә.
Ошый миңа шулай яшәү җирдә,
Шаяртамын,кычкырып көләмен.
Мин акыллы диеп йөргәннәргә
Сездер җүләр димен,белмәссең!
Кайчагында көлеп үләрсең!!!
14.07.2023
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев